Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"И мөкатдәс моңлы сазым!"

Язның иң матур бер көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,агач һәм куакларда хус исле бөреләруянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән,8 ел гына иҗат иткән.Шулай булса да,ул гаять зур,бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган.Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты,иң изге сәхифәләрнең берсе.Аның балачагы бик авырлыкта үтә,кечкенәдән ятим калып,төрле гаиләләрдә тәрбияләнә.Ул яшәгән урыннарны күздән кичерсәң,дистәгә якын:Кушлавыч,Өчиле,Сосна,Кырлай,Җаек...