Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Тарихта без эзлебез"

5 апрель Менделевск шәһәрендә "Без тарихта эзлебез-Эхо веков в истории семьи" Республика шәҗәрә фестиваленең зона этабы үтте.Анда Түбән Кама,Зәй,Актаныш,Яр Чаллы,Әгерҗе,Алабуга,Минзәлә,Тукай,Менделевск шәһәрләреннән килгән гаиләләр катнашты.

Безнең Түбән Кама районын муниципаль этапта җиңү яулаган Лотфуллиннар гаиләсе тәкъдим итте.Катнашучылар үзләренең гаилә тарихы.нәсел агачы турында сөйләп,җырга-моңга гашыйк икәннәрен расладылар,театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.Онытылып барган ризык "Орлыклы төш "пешерүче әнкәебез дә сәхнә түрендә иде.Бу фестиваль дәвамлы булсын дигән теләк белән таралыштылар.