Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Музей ул - тарих"

Музейлар - бүгенгене үткән белән тоташтыручы күпер.Алар үз халкының данлы тарихы,даһи шәхесләре,мәдәнияты белән горурлана.Халкыбызда  кадерләп сандыкларда саклаган яки ваемсызлыкка очрап чәчелеп- аунап яткан ядкарьләрне эзләп табып кире халыкка кайтарган,тарихыбызны барлап,милли хәтеребезне яңарткан хәлдә генә,без милләт булып сакланып кала алабыз. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр.Китапханәдә урнашкан музейда балалар өчен тарих сәгате үтте. Аларның һәр нәрсәне тотып карыйсы,йон эрлисе,гармунда уйныйсы килә. Сорауларны яудырып кына торалар.Тарих белән кызыксынучы балалар бар икән әле,бу бик сөенечле хәл.