Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Туган телем - иркә гөлем"

21 февраль - һәр милләт һәм халык өчен бәйрәм көн- Халыкара туган тел көне.Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Бу көнне барлык телләрдә тигез дип санала,чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә,табигый мирас булып тора.Без аны һичшиксез сакларга тиешбез."Таңсылу"балалар бакчасында Халыкара туган телләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.Балалар белән"Чума үрдәк,чума каз","Түбәтәй","Зәңгәр чәчәк" татар халык уеннарын уйнадык,мәкальләрне искә төшердек.Чара туган тел җыры белән тәмамланды.