Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Җырым белән җиңдем дошманны"

Муса Җәлил -татар халкының бөек шагыйре,Советлар Союзы герое.1925 елда Җәлилнең "Барабыз" исемле беренче китабы чыга.Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр,җырлар,"Хат ташучы" поэмасын,"Алтынчәч","Илдар" либреттоларын яза.Аның Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда "Моабит дәфтәрләре" дигән исем белән беләләр. Муса Җәлилгә багышланган "Җырым белән җиңдем дошманны" әдәби сәгатендә фашист төрмәсендә үткән вакытларын,анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы,аның шигырьләре булуын искә алдык,кычкырып укыдык