Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Нәсел җебе- шәҗәрә"

Кеше җирдә ни өчен яши?  Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә: барын да танырга, белергә, эшләп карарга, сөенергә, шатланырга,кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга,иң мөһиме- үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша. 4 гыйнвар көнне Хәлия һәм Рафис Абдуллиннарның бергә  тормыш корып яшәүләренә 60 ел тулды.Шул уңайдан ""Нәсел җебе- шәҗәрә" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.Нәсел тамырларын буыннан-буынга биреп,шәҗәрә тәзү гадәти күренеш булган Шәҗәрәңне белү-һәркемнең бурычы.Ул борыңгы заманнардан ук килә,үзеңнең бабаларыңа,телеңә хөрмәт,аны саклауның бер үрнәге,тәрбия чарасы да булып тора.Абдуллинар нәселе бер сәхнәгә жыелды.Кичә гаилә тарихы,котлаулар,җыр-бию белән үрелеп барды.