"Шахмат"
Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүгенге гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте- кешенең интеллектуаль сәләтен үстерүгә ярдәм итүдә. Шуңадыр,гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын югалтмыйлар. Шахмат - акылны чистарта,фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр арасында да шахмат уйнаучылар күп.Ул тәрбия чарасы буларак та файдалы.Шахмат уены - тормышның үзе шикелле.Фигураларны сакларга,якларга кирәк.Уенда иң мөхиме мат кую,ә фигураларны күбрәк ашау түгел.