Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Язлар килә Тукай белән"

26 аперь-Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан олысы-кечесе Тукай иҗатына мәдхия җырлый,аның шигырьләрен сөйли.Аңа багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укучылар шактый."Таңсылу" балалар бакчасында "Язлар килә Тукай белән" дигән әдәби кичә үтте.Кичәгә килгән Кәҗә белән Сарык,Шүрәле балалар белән төрле уеннар уйнадылар,шаярдылар,көлдерделәр.