Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Халык хәтерендә сигез гасыр" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

Апрель - шигърият ае, чөнки бу айда бөек Тукаебыз туган. Ә татар шигъриятенә кем нигез салганны беләсезме? Галимнәр, Кол Гали, ди. XIII гасырда яшәгән шагыйрьнең безнең көннәргә кадәр "Кыйссаи Йосыф" әсәре генә килеп җиткән шул. Әлеге китапны беренче булып немец галиме Генрих Фляйшер таба һәм аны үзенең бер хезмәтендә телгә ала. Баксаң, "Йосыф кыйссасы"ның кулъязмалары Германиянең Дрезден һәм Берлин шәһәрләре архивларында да саклана икән. Ә татар зыялыларыннан Габдерәхим Утыз Имәни әсәрнең кулъязмаларын җыеп, аларны чагыштырып өйрәнә һәм әсәрнең төп текстын басмага әзерли. Китап моннан 185 ел элек Казан университеты типографиясендә басыла. Шуннан башлап ул һәр елны зур тиражлар белән нәшер ителә. Әйе, әсәр турында әле бик күп сөйләп булыр иде. Шәһәребезнең 1нче гимназиясендә белем алучы егет-кызларда да зур кызыксыну уятты ул. Халыклар дуслыгы йортында узган чарада Кол Гали, аның иҗаты турында сөйләштек. Ахырдан, әйтелгәннәргә йомгак ясап, викторина да үткәрдек әле. Иң-иңнәргә татлы бүләкләр өләштек