Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Безнең турыда

Кол Гали исемендәге милли китапханә (30нчы филиал) 2006нчы елның 30нчы августында ачылды. Китапханә күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Кол Гали исемен йөртә.
Китапханәбез Түбән Кама шәһәренең милли китапханәсе статусын йөрткәнгә күрә, шәһәрдә яшәүче 50дән артык милләт кешесе, каланың нинди микрорайонында яшәвенә карамастан, безнең укучыбыз булып языла һәм мәгълүмәти мөмкинлекләребездән файдалана ала.
Китапханә мәйданы – 361 кв.м, ә фонды – 22000нән артык данә китап тәшкил итә.
Монда татар, урыс, чуваш, башкорт, мари, мордва һәм инглиз телләрендә язылган китаплар табырга була. Бу - энциклопедик материаллар, Татарстан Республикасы, Түбән Кама һәм районы, шәһәребез һәм Идел буенда яшәүче милләтләр турындагы мәгълүматлар, матур әдәбият, шулай ук “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль оешманың эшчәнлеге турында материаллар.
Китапханәдә 3 бүлек эшли: балалар бүлеге, абонемент һәм уку залы.
Китапханәдә махсус урта һәм югары белемле 6 китапханәче, 1 татар телендә эш алып баручы библиограф һәм җыештыручы эшли. Хезмәткәрләрнең һәрберсе килгән укучыларга зур игътибар күрсәтүче, ачык йөзле, күңел биреп эшләүче кешеләр. Шуңа күрә укучыларның берсе дә буш кул белән китмиләр. Бу коллектив белән Гыйбадуллина Гүзәлия Шәйхразый кызы идарә итә.
Уңышлы һәм нәтиҗәле эш алып бару өчен китапханәдә бөтен шартлар булдырылган: китапханәдә 2 автоматлаштырылган эш урыны, презентацияләрне, видеоматериалларны күрсәтү өчен телевизор, интернетка чыгу мөмкинлеге, ксерокс, сканер, телефон бар.
Эш сәгате:
Көн дә: 10нан 19 сәгатькә кадәр
Ял көне: 
җәй айларында - шимбә, якшәмбе
көз-яз - якшәмбе 
Айның соңгы көне – санитар көне