Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"ГАМЬНӘР ГАЛӘМЕН КИЧӘМ..." ДИП ИСЕМЛӘНГӘН КҮРГӘЗМӘ-ИНСТАЛЛЯЦИЯ

"ГАМЬНӘР ГАЛӘМЕН КИЧӘМ..." ДИП ИСЕМЛӘНГӘН КҮРГӘЗМӘ-ИНСТАЛЛЯЦИЯ📚 "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында шәһәрнең "Яшь тамашачы театры" бинасының фойесында күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин белән очрашуга зәвыклы, тирән эчтәлекле "Гамьнәр галәмен кичәм..."дип исемләнгән күргәзмә-инсталляция оештырылды. Авторның дөнья күргән китаплары, аның иҗатына багышланган газета-журнал мәкаләләре куелды. Иң мөһиме, һәр килгән кунак күргәзмә янына килеп алар белән танышты, ә без үз чиратыбызда, Ф.Сафин турында кызыклы мәгълүмат бирдек. Күргәзмә янында укучылар бик теләп фотога төштеләр, автордан автограф алдылар