Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Китапханәләр төне - 2024

Бик күп нәрсә безгә геннан күчә, ди белгечләр. Хәтта кунакчыллык кебек сыйфат та. Ышанасызмы-юкмы, әмма, бусагада кунак күренүгә, аш бүлмәсенә чәй куярга йөгерәсез икән, белеп торыгыз: сездә бу ген бар. Татарларның киң күңелле, ачык йөзле, юмарт булулары турында күренекле тарихчы Карл Фукс та язып калдырган. Өйгә кергән чит кешене дә кимендә өч чынаяк чәй эчермичә җибәрмәгән алар. Ә чәйне шифалы үләннәр салып, сөтләп тә, җимешләп тә эчкәннәр. Чәй табыны янына җыелгач, Ләйсән апалары Петрова кечкенә укучыларыбызга әнә шулар хакында кызыклы итеп сөйләде. Ә балалар аны тын алырга куркып тыңлады. Гөлүсә апалары исә табын коруның нечкәлекләре белән таныштырса, Айгөл апаларыннан салфеткалар өчен матур тоткычлар ясау буенча осталык дәресе алдылар.