Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Габдулла Тукай иҗаты һәм тормыш юлы буенча әдәби гид

Апрельне Тукай ае, диләр. Чөнки бу айда сөекле шагыйребез туган. Быел аның тууына 138 ел тула. Аның исеме Җир шары буйлап атлый, дөньяның төрле почмакларында яңгырый. Әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителә, китаплары басыла, һәйкәлләре ачыла. Тукай йолдызлыгы көннән-көн яктырак балкый, нурлары күңелләребезне сафландыра. Бүген аның турындагы әлегечә билгеле булмаган кызыклы фактларны, Тукай премиясе лауреатлары турында китапханә хезмәткәрләре медицина көллияте студентларына сөйләделәр. Чараның икенче бүлегендә шагыйребезнең иҗатына, тормыш юлына багышланган викторина уздырылды.