Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Язучы, шагыйрь, Яр Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин белән очрашу

19нче апрель көнне әдәбият сөюче дусларыбызга бәхет елмайды. Быел 70 еллык юбилеен билгеләп үтүче язучы, шагыйрь, композитор, җәмәгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты, Яр Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның җитәкчелегендәге язучылар, Казан язучылары, шагыйрьләре безнең шәһәрдә кунакта. Түбән Камага килгән кунакларны Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры О.С. Гудошникова җитәкчелегендәге хезмәткәрләр Г.Тукай һәм "Апуш" Үзәк балалар китапханәсендә каршы алып, гамәлдәге проектларның эшчәнлеге белән таныштырды. Бәйрәмнең дәвамы Яшь тамашачылар театрының якты, уңайлы залында узды. Чараның сценариен китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язды һәм бик оста итеп алып барды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан - Казан, Яр Чаллы, Мөслим якларыннан кунаклар килде. Алар барысы да Факил Миңнемөхәммәт улының 70 еллыгын бәйрәм итү һәм аны бу мөһим вакыйга белән котлау өчен җыелды. Кунаклар талантлы артистлар башкаруындагы матур чыгышларны карап, юбилярга эчкерсез теләкләрен җиткерде.. Марсель Галиев, Шәмсия Җиһангирова, Альбина Мортазина, Нәбирә Гыйматдинова, Лилия Гыйбадуллина кебек танылган шәхесләр бәйрәмебезнең бизәге булды. Язучының үзен күрү, аның белән аралашу, һәркемнең күңелендә бик озак сакланыр дигән теләктә калыйк. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде.