Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Журналист Риман Гыйлемханов белән очрашу

"Бер сөйләшик каләм яктысында..." Хыяллар чынга ашмый, дип кем әйтә?! Ничек кенә аша әле! Татар журналистикасының аксакалы Риман Гыйлемханов белән очрашып, әңгәмә кору әле кайчан гына татлы төш кебек тоела иде. Бүген исә үзе белән кара-каршы утырып сөйләшү бәхете дә елмайды. Чара инде менә ничәнче ел уңышлы гына үткәрелеп килә торган "Тукайфест" фестивале кысаларында узды. Аны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләде һәм алып барды. Сәгать ярымлык кичә бер тында үтте. Шушы вакыт эчендә ниләр генә сөйләшенмәде дә, нинди генә истәлекләр яңармады. Быел Риман абыйның журналистикага аяк басуына 50 ел тулган. Шуның ике дистәсе телевидение белән бәйле. Газетада эшли башлавына да байтак еллар узган икән инде. Шөкер, бүген дә сафта, кулыннан каләмен төшерми ул. Аның "Ватаным Татарстан" газетасында даими рәвештә чыгып килә торган "Әйтеп кенә бактым" сәхифәсен кайсыларыбыз гына көтеп алмый да яратып укымый икән! Белмәүчеләргә әйтеп китик әле: Риман абый - Тукай нәселе дәвамчысы да. Әнисенең әтисе Габдрахман мулла белән Тукай туганнан туган булган. "Бу турыда белеп торыгыз. Тукай исеменә тап төшермәгез!" - дип искәртә иде әни", - ди Риман абый. Очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Илһам Хисмәтуллин, шәһәребезнең 1нче балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышы чараның матур бизәгенә әйләнде. Чара "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында узды