Бөтендөнья шигърият көненә багышланган шигъри минутлар
ШИГЪРИЯТ КӨНЕ🪶
Бүген, 21 мартта, Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә.
"Җирдә түгел, күктә түгел, шигърият ул - йөрәк биеклегендә", - дип яза Марсель Галиев. Бу сүзләр белән кем генә килешмәс икән!
Ә без сезгә әлеге истәлекле көн уңаеннан Түбән Кама шагыйрәләренең йөрәк түреннән ургылып чыккан шигырьләрен тәкъдим итәргә булдык.
Ни өчен шагыйрәләрнекен?
Яз, шигърият һәм хатын-кыз - бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр бит.
Ышанмасагыз, үзегез тыңлап карагыз әле.
https://vk.com/wall-212012128_2730