Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Нәүрүз гүзәле - 2019"

22 нче мартта мәдәният йортында Кама Аланы бистәсенең "Алан" яшьләр үзәге белән берлектә хатын-кызлар арасында "Нәүрүз гүзәле - 2019" бәйгесе оештырылды.Бәйгедә 5 хатын-кыз катнашты.Алар, үзең белән таныштыру, сорауларга җавап бирү, иҗади һәм уңган хуҗабикә бәйгеләрендә көч сынашты.Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.