Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Җиңү килде җирне нурга күмеп"

 8 май көнне Һәйкәл янында  Җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Җиңү килде җирне нурга күмеп" дип аталган митинг -очрашу үткәрелде .Очрашуга сугыш һәм тыл ветераннары ,авылдашлар чакырылды. Авыл советы башлыгы Ильдарханов Б.В. ветераннарны бәйрәм белән котлады. Авылдашларыбыз Ахунова Галина һәм  Мотыгуллина Гөлсинә  апалар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм үзешчәннәр тарафыннан концерт программасы күрсәтелде.Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды.