Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Күңелдә һаман яңара

9 май- Җиңү көне бүгенге көндә дә иң олы бәйрәм! Әлеге бәйрәмнең 79 еллыгы уңаеннан мәдәният йортында "Күңелдә һаман яңара" дип аталган тантаналы митинг узды. Әлеге бәйрәмгә авылның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм һәрбер оешма вәкилләре, авыл халкы катнашты.