Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Аҗаган/Зарница"

Интернат-мәктәп коллективы белән берлектә балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү масатыннан урамда хәрби-спорт уены "Аҗаган" үткәрелде. 5-9 сыйныф укучылары өчен кызыклы ярышлар оештырылды. Бу уен яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен, җаваплылык хисләрен формалаштыруга юнәлдерелгән. Командалар уенның төрле этапларында үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучыларның һәрберсе бүген бердәмлектә көч икәнен аңлады.