Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кирәкми безгә сугыш"

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчысы Әфган  җиреннән чыгарылды. Бу көн Әфган сугышында катнашкан егетләрне хөрмәтләп искә алу көне. Шул уңайдан интернат-мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән Әфган сугышында катнашкан Хатипов Илсурның әнисе белән очрашу оештырылды.