Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Патриотизм һәм СВО"

Башлангыч сыйныф укучылары белән патриотизмга һәм Украинада баручы махсус операциягә багышланган әңгәмә сәгате үтте. Чараның максаты укучыларда үз Ватаннарына, аның халкына горурлык һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.Горур, лаеклы кеше генә үз иленең патриоты була ала. Чара барышында балалар белән солдатларга окоп шәмнәре ясадык.