"Газета -журналлар белән танышабыз"
Китапханәбезгә яңадан-яңа газета-журналлар һәрдаим килеп тора. Алар китап укучыларга дөнья хәлләре, яңалыклар, төрле кызыклы мәгълүматләр белән танышу өчен киң мөмкинлекләр ача. Яңа газета- журналлар белән танышу максатыннан китапханәгә интернат-мәктәп укучылары чакырылды. Алар белән яңа мәтбугать белән таныштык, шигырьләр укыдык, кроссвордлар чиштек. Укучылар китапханәдә вакытларын күңелле һәм файдалы уздырдылар.