Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кышкы озын кичләрдә"

Китапханәдә эшләп килүче "Сердәш" клубына йөрүчеләр белән "Кышкы озын кичләрдә" дип аталган кич утыру оештырылды. Элек-электән хатын -кызларыбыз кич утырып җон эрләгән, носки бәйләгәннәр. Ә без бу чарада махсус операциядә катнашучы солдатларыбызга, бөтен күңел җылыбызны салып, аларга да бу салкын көннәрдә җылырак булсын дип окоп шәмнәре ясадык.