Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Гайдарда кунакта"

А.Гайдарның тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә интернат-мәктәпнең 7 сыйныф укучылары белән "Гайдарда кунакта" дип аталган әдәби дәрес үткәрелде. Язучыны үз заманының герое дип атарга мөмкин, аның иҗаты беркайчан да актуальлеген югалтмаган. Хакыйкать өчен көрәш һәм гаделлеккә ышану- Аркадий Гайдар хикәяләренең геройларына хас булган нәрсә. Аларның нигезендә Ватанга мәхәббәт һәм чын патриотизм хисе ята. Чара барышында укучылар танылган язучының героик тормышы белән таныштылар, аның китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.