Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Туңмыйсыңмы кошкаем"

Кошлар безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез, табигать сакчылары.Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән туган якларында кышлаучы кошларга багышланган танып белү сәгате үтте. Чара барышында  кошларсыз табигатьнең яши алмавы һәм кошларның безнең ярдәмгә мохтаҗ булулары, кыш көне ризык таба алмаулары турында сөйләштек. Кошларга карата мәрхәмәтле булырга,аларны сакларга кирәклеге аңлатылды. Шушы әңгәмә барышында кошларга җимлекләр ясадык һәм аларны җим салып агачларга элдек.