Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Солдат абый иҗаты"

9 гыйнварда- татар халкының күренекле шагыйре, батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 115 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә "Солдат абый иҗаты" дип аталган кычкырып уку оештырылды. Балалар белән язучының "Гармунчы аю һәм җырчы маймыл" әкиятен укыдык.