Үткәннәрне барлыйбыз
Яшь буын өчен музейлар- патриотик тәрбия үзәге булып тора. Анда килгән кеше, үзен үткәннәргә сәяхәт иткәндәй хис итә.Әби- бабаларыбыз тормышы, көнкүреше белән таныша, үзе өчен ниндидер ачыш ясый. 2023 ел милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә, клуб фойесында музей һәм күргәзмәләр ясалды.