Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Туган көнең белән Түбән Кама

Түбән Кама гүзәл кала. Ул 1961 нче елның февралендә төзелә башлый. Ә 1966 елның 22 нче сентябрендә аңа шәһәр статусы бирелә. Шәһәр Кама елгасы буена урнашкан, аны урманнар, аллеялар, куаклар, ә җәй көне чәчәкләр бизи. Елдан-ел яңа йортлар калкып чыга, шәһәр зурая, киңәя.

Шәһәрнең туган көне уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе төзелде.