Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Үз агачыңны утырт"

Көз -  тирә-юнебезне яшелләндерү, агач һәм куаклар утырту өчен иң кулай вакыт. Һава торышы да бик уңай быел- бар җиһанны үзенең кояшылы, матур  көннәре белән сөендереп, "Әбиләр чуагы" хакимлек итә. Табигатькә якынаю өчен төрле акцияләр дә оештырылып тора. Без дә китапханәдә эшләп килүче "Сердәш" клубына йөрүчеләр белән "Үз агачыңны утырт" акциясендә катнашып клуб һәм һәйкәл тирәсенә агачлар, күп еллык чәчәкләр утырттык.