Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Безнең яктан, безнең авылдан ул"

"Пушкин картасы" федераль программасын тормышка ашыру максатыннан китапханәдә бер китапка күзәтү үткәрелде.  Авылдашыбыз, шагыйрә Фәнүзә апа Сабированың "Һәр мизгеле кадерле" дип аталган шигырь китабы нәшер ителүгә быел 10 ел булды. Шушы юбилейга багышлап китапханәдә "Безнең яктан, безнең авылдан ул" дип аталган күргәзмә төзелде. Чара барышында балалар Фәнүзә апаның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.