Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сәламәт буласың киләме? БУЛ!: бу иң дөрес юл"

Түбән Кама районында 2023 ел "Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше" елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә "Сәламәт буласың киләме?БУЛ!:бу иң дөрес юл" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде һәм аның янында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар белән үз сәламәтлекләре үз кулларында булуы, начар гадәтләрдән читтә йөрергә, спорт белән дус булырга һәм дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйләштек.