Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Изге хаҗ сәфәре"

Китапханәдә эшләп килүче "Сердәш" клубы кысаларында мәчеттә, хаҗ сәфәреннән кайткан хаҗия Гөлсинә апа Нурмухаметова белән очрашу узды. Гөлсинә апа безнең белән үзенең андагы хис-кичерешләре белән уртаклашты, хаҗ үтәү тәртипләре белән таныштырды. Безне кызыксындырган сорауларга да бик теләп җавап бирде. Соңыннан хаҗдан алын кайткан зәмзәм суы белән сыйландык һәм очрашуыбызны чәй табыны артында дәвам иттек.