Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Чикләрсез китапханә

1 июнь- халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Кама Аланы бистәсендә авыл китапханәчеләре катнашында "Чикләрсез китапханә" дип аталган фестиваль узды. Кызыл Чапчак авыл китапханәчесе анда татар халкының милли уеннарын оештырды. Фестиваль төрле мастер-класслар, җыр-биюләр, китап күргәзмәләре, әкият геройлары, төрле мавыктыргыч уеннары белән бик күңелле узды.