Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сугыш турында үлемсез хәтер"

Быел Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итәбез. 78 ел вакыт үтеп киткән. Яшь буыннар үсеп җиткән. Алар өчен Бөек Ватан сугышы ерак тарих. Ләкин безнең бу Җиңүне нинди югалтулар бәрәбәренә алынуын онытырга хакыбыз юк. Сугыш турында үлемсез хәтерне китаплар саклый. Алар безгә бу котычкыч сугышны онытырга ирек бирми. Алар безгә сугышның аяусызлыгын,безнең халыкның батырлыгы, сабырлыгы, бердәмлеге турында сөйлиләр. Китапханәдә "Сугыш турында үлемсез хәтер" дип аталган күргәзмә-инсталляция әзерләнде.