Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Йөрәкләр аша үтте сугыш"

9 май- Җиңү көне уңаеннан һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары,авылдашлар хөрмәтенә митинг оештырылды. Бөек Җиңүгә багышланган чара китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучы балалар һәм авылыбызның үзешчән артистлары ярдәмендә куелды. Чарада матур җырлар, шигырьләр яңгырады,сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде.