Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Бергә-бергә бәйрәм итик"

Алда безне татар халкының сагынып көтеп алган милли бәйрәме Сабантуйлар көтә. Авылларда җиң сызганып бу күңелле бәйрәмгә әзерлекләр бара. Кызыл Чапчак китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әзерлекне башлап җибәрде. Алар матур итеп, җыр-биюләр белән авыл халкыннан Сабантуйга бүләк җыю оештырдылар.