Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Рамазан ае- сафлык ае"

Мөселманнарның Рамазан аенда ураза тотуы - иң яраткан, көндәлек гадәтеннән аерылып, ашамый, эчмичә генә тору түгел,ә шул изге Коръән иңгән айда гөнаһлы эшләрдән дә тыелырга һәм күбрәк яхшылыклар эшләргә дәртне артыра.Рамазан аенда җан куәт ала. Ураза тоту кешеләрне бер-берсенә якынайта, бердәмлек арта. Мөселманнар бергәләшеп мәчетләргә, ифтар ашларына, таравих намазларына баралар.                                                                                Кызыл Чапчак китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә ураза аенда авылыбыз мәчетендә өлкән яшьтәге авылдашлар өчен ифтар ашы оештырдылар.