Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Әбиемдә кунакта

Язгы каникуллар вакытында шәһәрдән балалар авылга әбиләренә кунакка кайталар. Әби-бабайлары аларны сагынып көтеп алалар. Кадерле оныкларын төрле тәм-томнар белән сыйлыйлар, кунак итәләр. Кызыл Чапчак китапханәсендә дә "Әбиемдә кунакта" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Оныкларын әбиләре тәмле коймак-чәй белән сыйлады. Балалар соңыннан төрле уеннар уйнап күңелле ял иттеләр.