Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Аҗаган

Кызыл Чапчак китапханәсе, мәдәният йорты, интернат-мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә "Аҗаган" хәрби-спорт ярышларында катнашты. Ике командага бүленеп төрле кызыклы һәм җаваплы каршылыкларны үтеп байракны кулга төшерергә кирәк иде. Командалар  үзләренең осталыкларын күрсәтеп һәр каршылыкны уңышлы үттеләр. Уен бик күңелле һәм оешкан төстә узды.