Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Масленица"

Кызыл Чапчак китапханәсе, мәдәният йорты, интернат-мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы кысаларында рус халык бәйрәме "Масленица" оештырдылар. Бәйрәм барышында балаларга бәйрәмнең килеп чыгышы турында аңлатылды. Урамда уеннар, конкурслар оештырылды.Балалар аркан тартыштылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, җигүле атка утырып йөрделәр. Барлык катнашучылар тәмле коймак,компот һәм кайнар чәй белән сыйландылар.Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.