Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Батыр йөрәкләр сезнең өчен"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбызның барлык ир-егетләренә,асыл затларыбызга багышлап "Батыр йөрәкләр сезнең өчен" дип аталган бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук экраннан  армия хезмәтен үткән һәм бүгенге көндә армия дә булган,сугыш кырында көрәшүче батыр йөрәкле егетләребезнең фотоларыннан төзелгән видео-язма күрсәтелде.