Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Юбиляр китаплар"

Язучыларның гына түгел, китапларның да юбилейлары була. "Пушкин картасы" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Кызыл Чапчак авыл китапханәсендә укучылар "Юбиляр китаплар" дигән әдәби клубта катнаштылар. Китапханәдә юбиляр китаплардан китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар шушы күргәзмә аша юбиляр китаплар буйлап сәяхәт кылдылар. Бигрәктә А.С.Пушкинның "Евгений Онегин" романына басым ясалды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Пушкин әсәрләре буенча белемнәрен тикшерделәр, уен-конкурста катнашып әкиятләрдән пазлы җыйдылар.Җанлы,актив аралашу һәр уенчыга үз белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.