Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Җанга якын үз телем,үз илем"

21 нче февраль - халыкара туган телләр көне. Шул уңайдан китапханәдә "Җанга якын үз телем, үз илем" дип аталган әдәби кичә оештырылды. Кичә китапханә эчендә эшләп килүче "Сердәш" клубына йөрүчеләр белән бергә үткәрелде.Кичәдә туган телгә багышланган шигырьләр, клубка йөрүчеләрнең үзләре иҗат иткән шигырьләре яңгырады, җырлар башкарылды.