Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кышкы кичләрдә"

Татар халкы элек-электән кунакчыл булган,әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен,милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле ял иткәннәр:бәйрәмнәр,кичәләр үткәргәннәр,халык җырларын,халык уеннарын яратып башкарганнар. Менә без дә Кызыл Чапчак авыл китапханәсенә ,"Сердәш" клубына йөрүче апалар белән "Кышкы кичләрдә" дип аталган кичке утырмага җыелдык. Алар һәрберсе кул эшләре алып килгәннәр. Яшьлектәге хәтирәләргә бирелеп,моңлы җырлар башкарып,аулак өй уеннарын искә төшереп,шул ук вакытта кул эшләрен эшләп бик күңелле кич утырдык. Апалардә буш кул белән килмәгән.Кайсы үзләренең иҗат җимеше-шигырьләре белән таныштырды,кайсы яшьлек хатирәләрен яңартты.