Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Чаналар тартып без киттек тауга"

Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Кыш нинди салкын,буранлы булмасын, кыш көне чана-чаңгыда шуарга,кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп Кар бабай ясарга була. Ә кар күп булса уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, күмәкләшеп карда аунап аласың да, тирли-пешә өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын.Бер дә туйдырмый андый уеннар. Сәламәтлеккә дә файдалы. Бияләйләр боз булып ката,битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!

Балалар белән сәламәтлек сәгате һәм хәрәкәтле-уенлы чара.