Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Җырлап узган гомер арасы"

Татарстанның халык шагыйре Илдар Гафур улы Юзеев 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый."Пионер" хәзерге "Ялкын" балалар журналының җаваплы сәркәтибе,"Чаян" җурналы редакциясенең әдәби хезмәткәре, "Казан утлары" журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. Ул - 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде. 

Илдар Юзеевның тууына 90 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Җырлап узган гомер арасы" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде.