Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Кышкы бизәкләр"

Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакларны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар. Балалар белән китапханәдә кышкы матурлыкны ак кагәзь битенә төшердек.