Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Сәламәтлек -зур байлык"

Сәламәтлек - зур байлык ул. Аны сатып алып булмый. Ул- матурлыкның нигезе, аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Шуңа күрә сәламәтлекне кече яшьтән үк кайгыртырга кирәк. Дөрес тукланырга, спорт белән шөгелләнергә, начар гадәтләр белән дуслашмаска. Китапханәдә балалар белән шул хакта әңгәмә кордык.