Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

"Бер җылы сүз җитә / Капелькой добра согреем душу"

Интернат мәктәптә укучы балалар китапханәгә һәм мәдәният йорына кунакка чакырылды. Алар белән мәдәният һәм китаплар патшалыгына сәяхәт кылдык. Иң башта үткәннәргә сәяхәт кылып - музей белән таныштык. Юлыбызны мәдәният сараенда дәвам иттек. Анда төрле уеннар уйнадык, сәхнәдән чыгыш ясадык. Аннан соң китаплар патшалыгына юл тоттык. Анда китапханә белән таныштык, кызыклы журналлар, китаплар карадык. Сәяхәтебезнең ахырында чәй табыны янында тукталыш ясап балалар тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Алар күңелләре булып, шатланышып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.